Яшик әле
Лилия Ахунҗанова көе Роберт Миңнуллин сүзләре
Тартып бара,тартып бара
Атлар гомер арбасын.
Атлар гына абынмасын,
Атлар гына армасын.
Яшик әле бу дөньяда
Ниләр генә булмасын!
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!
Күңелләрдә,күңелләрдә
Сөю генә үлмәсен.
Ярлар гына янда булсын,
Хисләр генә сүнмәсен.
Яшик әле бу дөньяда
Ниләр генә булмасын!
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!
Халкым гына,халкым гына
Бүтән нәрсә күрмәсен.
Исән генә була күрсен,
Хәсрәт кенә белмәсен.
Яшик әле бу дөньяда
Ниләр генә булмасын!
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!
Җаныбызда,җаныбызда
Җыр-моң гына бетмәсен.
Гомеребез җырсыз гына,
Моңсыз гына үтмәсен.
Яшик әле бу дөньяда
Ниләр генә булмасын!
Йөрәк кенә сынатмасын,
Йөрәк кенә тынмасын!