«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» - диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» - дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» - диярмен.
«Ярата!» - дип син саный башласам,
«Ярата!» - дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» - дип сүзне башласам,
«Яратмый!» - дип бетәр, беләмен…
«Ярата!» - дип син саный башласаң,
«Ярата!» - дип бетәр сүзләрең.
«Яратмый!» - дип сүзне башласам,
«Яратмый!» - дип бетәр, беләмен…
«Ярата, Яратмый, Ярата, Яратмый…»
Яратуың сизми йөрәгем…
Мин килгәнмен икән болыннарга,
Инде шуннан кайтып киләмен…
Чишмә буйларында туктармын да,
Серләремне аңа сөйләрмен…
Ап-ак ромашкалар – кулларыма,
Ничек җыйганны да сизмәдем…
Бәхет вәгъдә иткән гомер алда,
Йөрәк белән шуны сизәмен.
Гомер юлларымда югалмаска,
Иң матур җырларны тезәрмен…
Ак бәхетләр теләп, юлларыңа
Ап-ак ромашкалар сибәрмен…