1 куплет:
Ромашкалар сөю чәчәге ул, Мәхәббәтне сүзсез аңлата, Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата?
Мәңге җавап эзли бер сорауга: Яратмыйдыр... бәлки ярата?
Привев:
Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә.
2 раза 2 куплет:
Ромашкалар минем чәчәгем ул, Бүләк итте аны сөйгәнем. Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем.
Беркемгә дә әйтми торган серне Мин аларга гына сөйләдем.
Привев:
Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә.
2 раза 3 куплет:
Ромашкалар урман чәчәге ул, Якты бизәкләре болынның... Күргән саен искә төшерәләр Рәхәтлеген бергә булуның.
Привет:
Ромашкалар өмет чәчәге ул - Кояшлы ак бәхет өләшә. Минем кебек, мәхәббәте өчен Соңгы таҗга кадәр көрәшә. 2 раза