Эх, дускаем, буең зифаТал кебек бөгеләсең;
Таллар кебек бөгеләсең,Кем өчен өзеләсең?
Ай йолдызым, йолдызым,Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасынаКерергә тырышамын.
Үзләренең коесы барБезгә килеп су ала;
Чиләген тутырып ала даКөлә-көлә югала.
Ай йолдызым, йолдызым,Йолдызым, Рушаным;
Син йөргән гөл бакчасынаКерергә тырышамын.
Су буенда кыяк үлән,Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итепКарап каласы иде.