Калдырма кышларда - мин туңармын,
Ак карлар кунарлар чәчемә.
Салкынлары өшетер жанымны,
Син кирәк гомерне үтәргә.
Калдырма, яз житкәч мин сулырмын,
Бар дөнья чәчкәгә күмгәндә.
Язларның да бик шаулы ташкыны,
Син кирәк гомерне үтәргә.
Калдырма жәйләрен мин сүнәрмен
Ялгызым бу тыныч кичләрдә.
Күнелләр бит болай да әрнүле,
Син кирәк гомерне үтәргә.
Калдырма көзләрен - түзә алмам,
Яфраклар коела жилләрдә.
Шул яфрак көннәренә калмаска,
Син кирәк гомерне үтәргә.
Син бит мина hәрвакытта кирәк,
Көзләрен, жәйләрен, кышын да.
Булчы инде гомерлек юлдашым,
Маягым гомерем юлында.